Чаллылылар 20 тонна гуманитар ярдәм җибәрәчәк
Чаллыдан Татарстан хәрбиләренә 20 тонна ярдәм җибәреләчәк, шул исәптән өч УАЗ, Нива, ВАЗ 2112 автомобиле. Әлеге ярдәмне «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз 16» волонтерлар төркеме, шәһәр предприятиеләре һәм эшмәкәрләре оештырды. Ярымприцепны Руслан Нигъмәтуллинның «Далини» компаниясе бирә.