Наил Мәһдиев Фикрәт Табеев яр буен дәвам иттерү барышын тикшерде
Хәзер Фикрәт Табеев исемендәге яр буенда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү процессы бара. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген иртә белән эшләрнең ничек башкарылуын тикшерде, проектны яхшырту өчен архитекторларга яңа карарлар тәкъдим итте.