Чаллы эшмәкәрләренә максатчан реклама кампаниясен ничек көйләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Яндекста нәтиҗәле реклама кампаниясен көйләү буенча онлайн-белем бирү программасын башлап җибәрә. Эшне тизрәк башлап җибәрү өчен курста катнашучылар "Яндекс. Директа" реклама кабинетын тулыландыруга 7 мең сумлык бушлай промокод алачак.