Чаллыда гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкалар үтте
Чаллыда «Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару» темасына идарә органнары һәм гражданнар оборонасы көчләре белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре уздырылды. Өйрәнүләрдә 100дән артык кеше һәм 20 берәмлек техника катнашты. Тренировкага җәлеп ителә торган шәһәр Гражданнар оборонасы көчләре: коткару хезмәтләре, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ базасындагы газ-коткару отряды, күчмә туклану пункты, санитар эшкәртү пункты, санитар пост, радиация һәм химик күзәтү постлары әзерлек режимында.