Яр Чаллыда милли көрәш һәм кул көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узачак
26 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Бөтенроссия турниры узачак. Ярышта Татарстаннан һәм янәшә регионнардан 100гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Турнирны ачу тантанасы ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Бәйгенең ачылыш тантанасы иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Ярышлар шәһәребезнең “Витязь” спорт комплексында узачак.