Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының «Җиңү юлында» проекты Росмолодежь грантын отты
26 сентябрьдә Казанда Студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетын ябу тантанасы узды. Ул бөтен Россиядән 700гә якын катнашучыны – югары һәм урта махсус Россия белем бирү учреждениеләре студентларын, студентлар клублары әгъзаларын һәм җитәкчеләрен, Россия территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар авторларын берләштерде. Казанда Бөтенроссия слетында катнашу өчен Россиянең 81 регионыннан 2 меңнән артык гариза җибәрелгән.