Авыл хуҗалыгы ярминкәләре: халык уңайлылыгы өчен өч район
25 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими эшләүче өч мәйданчыкта узды: Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә, Татарстан Республикасының 13 муниципаль районы катнашында - Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Алабуга, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Тукай, Ютазы.