Сәясәт
Чаллы мәктәпләрендә куркынычсызлыкны шәхси сак хезмәте оешмалары тәэмин итә (+видео)
Соңгы вакытта булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә, Чаллыда куркынычсызлык чаралары көчәйтелде һәм барлык белем бирү оешмаларына керү мөмкинлеге чикләнгән. Шәһәрнең мәгариф учреждениеләре тарафыннан террорчылыкка каршы барлык кирәкле чаралар күрелә. Әйтик, узган елдан балалар бакчаларында үткәрү режимы кертелде. Хәзерге вакытта балаларны кабул итү әти-әнисенең шәхесен таныклаучы документ һәм пропуск күрсәткәндә генә алып барыла. Мәктәпләрдә хәвеф сигнализациясе төймәләре бар. Алар төзек.