Наил Мәһдиев икътисадчыларны котлады
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Икътисадчылар көненә багышланган чара узды. Икътисад тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан концерт программасы һәм тармакның иң яхшы вәкилләренә бүләкләр тапшыру тантанасы оештырылды. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты.