Яр Чаллы ярминкәләренә 50,5 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде
10 апрельдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими рәвештә эшләп килүче өч мәйданчыкта – Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды.