Сәясәт
Чаллы шифаханәсенең баш табибы Бөтенроссия эшлекле хатын-кызлар конкурсында җиңде
Мәскәүдә «Уңыш» XVI Бөтенроссия эшлекле хатын-кызлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче стоматология шифаханәсенең баш табибы Рания Теркулова медицина хезмәтләре, стоматология өлкәсендә «Россия эшлекле хатын-кызларының иң яхшы вәкиле» номинациясендә конкурсның җиңүчесе дип танылды. Ул мактау дипломы һәм иҗтимагый премия – «Золотая птица» бронза статуэткасы белән бүләкләнде. Конкурс дәүләт һәм җәмгыять тормышында эшлекле, социаль актив хатын-кызның ролен күтәрү, региональ үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә хатын-кызларның потенциалын ачу максатыннан ел дәвамында үткәрелә. Чара Россия хатын-кызлар хәрәкәтен берләштерү Советы, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, «Деловая Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырыла.