Чаллылылар армрестлинг буенча Россия чемпионатында медальләр яуладылар
Орел шәһәрендә армрестлинг буенча Россия чемпионаты узды. Анда Россия Федерациясе шәһәрләреннән 40 команда катнашты. Татарстан Республикасын Яр Чаллы шәһәренең ветеран инвалид спортчылары – ике дисциплина буенча ике алтын медаль алган Фәнис Нуретдинов һәм ике бронза медаль яулаган Илшат Мингалиев тәкъдим иттеләр.