Чаллының хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы булып кала
Яр Чаллы шәһәренең хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы. Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарның гомуми саны – 1029, эшсезлек дәрәҗәсе-0,36%. Россия Федерациясе буенча теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе 0,8% тәшкил итә, ул безнең шәһәр белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек югарырак.