Яр Чаллы шәһәре Искәндәр Галимов белән хушлашты
«Камаз» мәдәният сараенда Үзәк районы хакимияте башлыгын соңгы юлга озаттылар. Аның белән хушлашырга туганнары һәм якыннары, мәктәптән, Башкарма комитеттан, районнан хезмәттәшләре, Шәһәр Советы депутатлары, предприятие җитәкчеләре килгән иде.