Чаллы педагоглары «Россия тәрбиячеләре» IX Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләр булдылар
Чаллы педагоглары «Россия тәрбиячеләре»IX Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләр булдылар. 45 нче «Машенька» балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Гарипова «Белем бирү оешмасының иң яхшы профессионалы» номинациясендә җиңү яулады, 84 нче «Серебряное копытце» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең укытучы-дефектологы Татьяна Вершинина «Педагог-инфлюенсер» номинациясендә җиңүче булды.