Чаллы спортчылары чаңгы буенча Дөнья Кубогы этабында Россия данын яклаячак
«Титан» спорт мәктәбе спортчылары Сергей Ардашев һәм Денис Филимонов Россия җыелма командасы составында чаңгы ярышлары буенча Дөнья Кубогының старт этабында катнашачак. Ярышлар 26-28 ноябрьдә Финляндиядә узачак.