2023 елда Яр Чаллыда 18 юл төзеләчәк һәм ремонтланачак
Яр Чаллы юллары торышы бүген көнүзәк темаларның берсе. Кыштан соң асфальт нык таушалган. Адым саен чокыр-чакыр. Дымлы һава торышы булуына карамастан, бер атна элек юлларга ремонт ясаучылар чыкты. Алар гадәттә төнге вакытта эшли. Иң беренче чиратта Машиностроительная, Низаметдинов, Жуков, Хлебный проезд урамнарын, Яшьлек, Халыклар Дуслыгы, Хәсән Туфан проспектларын, Сарман трактын тәртипкә китерделәр. Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, барлыгы 485 квадрат метр юл төзекләндерелде.