Яр Чаллыда санкцияләнмәгән сәүдәне бетерү буенча рейдлар үткәрелә
2022 елның беренче яртыеллыгында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 1 650 беркетмә төзелгән. Аларның 1470е административ комиссия тарафыннан каралган һәм 1 392 500 сумлык штраф салынган. Җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Минегалиев бу юнәлештә алып барылган эшләр турында сөйләде.