Үзәк районы хакимияте коллективын яңа башлыклары белән таныштырдылар
Бүген Үзәк районы хакимияте коллективын яңа башлыклары – Эдуард Фәттахов белән таныштырдылар. Башлык белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев таныштырды. Очрашуда шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, җәмәгать тәртибен саклау муниципаль хезмәткәрләре дә катнашты.