Чаллыда мобилизацияләнүчеләр төркеме җыелу пунктларына юнәлде
Бүген "Энергетик" мәдәният сарае янындагы мәйданнан җыелма пунктларга өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган чаллылыларны җибәрү булды. "Бүген махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәргә китүче хәрби хезмәткәрләр - Ватанга ант биргән чын сугышчылар. Илебездән төрле вакытлар булды, ләкин һәрвакытта да чаллылылар, татарстанлылар, Ватан сугышчылары шәхси батырлык каһарманлык күрсәттеләр", – диде Наил Мәһдиев. Бүген Казан танк училищесына юнәлгән чаллылыларның барысы да шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 20 мең сум күләмендә акча, беренче вакытка кирәкле азык-төлек һәм кирәк-ярак тутырылган рюкзаклар, шулай ук эчләре җылытылган резин итекләр алдылар. Калганнарын хезмәт өчен турыдан-туры җыю пунктларында бирәчәкләр.