Ветеран 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә
Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында гомер итүче тыл хезмәтчәне Анастасия Евстафьевна Чекалова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау хаты алды. Анастасия Евстафьевна Башкортстанның Броби авылында күп балалы гаиләдә туа. 14 яшеннән колхозда эшли башлый, 7 сыйныфны тәмамлый. Җәйге чорда авылда төрле эшче булып йөри.