Чаллылылар 13 меңнән артык агач утыртты
Автокалада территорияне төзекләндерү буенча көзге айлык кысаларында чаралар дәвам итә. Бүген Башкарма комитет хезмәткәрләре Халыклар дуслыгы проспекты буенча Раскольников урамыннан Чулман проспектына кадәр 37 комплекс ягыннан 135 төп агач утырттылар. Рәис Беляев урамы буенча Тынычлык проспектыннан Сөембикә проспектына кадәр чүп-чар һәм яфраклар җыелды. "Горзеленхоз" хезмәткәрләре Сарман трактында 27а торак йорт ягыннан 95 сирень куагы утырттылар.