Шәһәр интеллектуаллары корал турындагы белемнәрен сынадылар
Эшләүче яшьләрнең 30 командасы Престиж кубогына интеллектуаль чемпионаты яңа сезонының беренче уенында катнашты. "Корал тарихы. Иҗат һәм эволюция" - яшь интеллектуалларга уйланырга туры килгән тема шулай яңгырады. 24 сорау хәзерге корал төрләрен дә, аларның барлыкка килү тарихын да колачлады. Чара «Нур»яшьләр үзәгендә узды. Уенда «КАМАЗ», «Челны-Бройлер», «Челны Водоканал», «ЗаряД» предприятиеләре командалары, Яр Чаллы җылылык челтәрләре, «Аммоний» АҖ, «Аэропорт Бегишево», «РУ-Инжиниринг», 2нче балалар поликлиникасы, балалар бакчалары җыелмасы , «Акибанк» һәм башкалар катнашты.