«Ышаныч» үзәгендә табигатькә сакчыл караш үстерү дәресе үткәрелде
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Ышаныч» үзәгендә экологик культураны һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне үстерүгә багышланган чара үткәрелде. Аны Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын һәм «Экологик иминлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырганнар.