Сәясәт
Чаллы шәһәрендә 10 миллион сумлык модель үзәк балалар китапханәсен ачачаклар
Яр Чаллыда «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә модель китапханә төзеләчәк. Уңайлы мохит, мавыктыргыч әдәбият, заманча аралашу һәм ял итү мәйданы, болар барысы да яңа форматтагы китапханәдә. 2023 елда Үзәк балалар китапханәсе Чаллы шәһәренең интеллектуаль укучылары үзәге булачак, яңа мөмкинлекләр, басмалар һәм интерактив җиһазлар белән сөендерәчәк. Федераль бюджеттан кирәкле барлык нәрсәләр белән тәэмин итү өчен 10 миллион сум күләмендә грант бирелә, аңа ремонт эшләре башкарылачак, яңа техника барлыкка киләчәк, персонал квалификация күтәреләчәк, компьютер техникасы яңартылачак, ә китап фондлары яңа, заманча басмалар белән тулыланачак.