Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак
27 нче февральдән ЯрЧаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан башланачак. Алар шимбә көнне 8:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр традицион мәйданчыкларда оештырылачак: Тукай яр буеның «Төзүчеләр» стадионы каршында, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә.