ТОСЭР резидентлары Чаллыда 7 меңнән артык эш урыны булдырган
Яр Чаллыда социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Бүгенге көндә Чаллыда ТОСЭР резиденты статусы 39 җитештерү компаниясенә бирелгән, алар шәһәр икътисадына 26,5 млрд сум капитал салган һәм 7136 яңа эш урыны булдырган. Шәһәрдә ТОСЭР статусы барлыкка килгәннән бирле барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга салым түләүләре 13,7 млрд сум тәшкил иткән, бу преференцияләр күләменнән 2 тапкырга күбрәк.