Сәясәт
Чаллыда "Безнең ишегалды" программасы буенча фикер алышу башлана
Бөтен республикада 2023 елда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндереләчәк халык белән очрашулар башланды. Бу программаның мөһим этабы, анда төзекләндерүнең башлангыч схемалары күрсәтеләчәк һәм халык фикерен җыю узачак. Очрашулар графигы программаның социаль челтәрләрендә һәм сайтларында бар. Әгәр халыкның фикер алышуга килү мөмкинлеге булмаса, архитекторга очрашудан соң өч көн эчендә идарәче оешма яки җыелышта булачак күршеләр аша үз теләкләрен белдерергә мөмкин. Һә р ишегалдын төзекләндерә башлау алдыннан халык белән ким дигәндә өч очрашу уздырыла. Аларның беренчесе аеруча мөһим, чөнки төзекләндерүнең башлангыч схемасы тикшерелә, анда яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып, үзгәрешләр кертергә кирәк. Фикер алышуда район администрациясе вәкилләре, идарәче оешма хезмәткәрләре, архитекторлар-проектлаучылар катнашачак. Кирәк булса, подрядчылар һәм техник күзәтчелек хезмәте вәкиле чакырыла.