Татарстанда социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру турында фикер алышалар
17 августта Казанда Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина инициативасы белән «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге катнашында Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.