Яр Чаллыда дублер-юлларны иртәнге 7дән чистарта башлыйлар
Бүген юл хезмәтләре Сөембикә проспектының 20 комплекс ягына илтүче җирле юлны, Тынычлык проспектының 3 комплекс ягыннан җирле юлны, Яр Чаллы проспектының 32 комплекс ягыннан җирле юлын чистарталар. Юлчылар әйтүенчә, бу кадәр карны чистарту өчен 8-9 сәгать вакыт кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда юлларны чистарту тәүлек әйләнәсенә алып барыла, шул исәптән төнлә дә. Дублер-юлларны чистарту иртәнге 7:00 дән башланачак. Бу территорияне максималь рәвештә чистарту өчен эшләнә.