Яр Чаллыда җитештерелгән! Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре продукциясен бәяләде
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда «Мастер» Кама индустриаль паркында булды. Татарстан Президенты шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән бергә күргәзмәне карап чыкты, анда Чаллы шәһәренең 15 предприятиесе һәм компаниясе үз продукциясен тәкъдим итте.