Социаль фонд чаллылыларга хәбәр итә
Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге төбәкнең 678 педагогик хезмәткәренә картлык буенча иминият пенсияләрен вакытыннан алда билгеләде. Педагогларның вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган тиешле вазыйфаларда һәм учреждениеләрдә 25 ел педагогик стажы һәм җитәрлек күләмдә пенсия коэффициентлары (2024елда - 28,2, 2025 елдан - 30) булган очракта барлыкка килә. Педагогик эшчәнлеккә бәйле ташламалы стажга шулай ук ел саен бирелә торган чираттагы ял, авыру сәбәпле вакытлыча хезмәткә яраксызлык чоры һәм квалификация күтәрү курсларында булган вакыт та керә.