Партия десанты «Следопыт» лагеренда капиталь ремонт барышын тикшерде
«Округтагы мөһим социаль әһәмияткә ия объектларның төзелешенә һәм капиталь ремонтына мониторингны даими режимда алып барабыз. Балалар ялының сыйфатын күтәрү һәм аның уңайлылыгын тәэмин итү – „Бердәм Россия“ партиясенең Халык программасының өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бу юлы безнең партдесант иң матур милли парк территориясенә, „Следопыт“ балалар сәламәтләндерү лагере урнашкан урынга төште. Хезмәттәшләрем белән бергә 13 мең кв.м мәйданлы объектның капиталь ремонт барышын карадык. Лагерьның гомуми территориясе исә – 6 гектарга якын. Капиталь ремонтка бюджет акчаларыннан 870 млн сум бүленгән», – дип хәбәр итте Әлфия Когогина.