Яр Чаллыда этнографик диктант узачак
17 февральдән 26 февральгә кадәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы "Чаллы – безнең уртак йортыбыз" этнографик диктант үткәрә һәм барыгызны да катнашырга чакыра. Диктант Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Диктант рус телендә үткәрелә, онлайн-тест форматында һәм 15 биремнән тора. Шәһәр тарихы турындагы белемнәрегезне тикшерегез, онлайн-диктантта катнашыгыз!