Предприятие җитәкчеләренә хезмәт хакын күтәрергә тәкъдим ителде
Башкарма комитетта халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышына салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары булган предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр, шулай хезмәткәрләргә хезмәт хакын билгеләнгән минималь хезмәт хакын түләүче оешмалар чакырылган иде.