"Әтиләр парады" - зирәклек һәм чыдамлык сыйфатларын тикшерә
Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае каршындагы мәйданда «Әтиләр парады» узды. "Әтиләр парады" - ул йөреш элементлары белән спорт-күңел ачу чарасы һәм этапларны узуда бергәләп катнашу мөмкинлеге. Бәйрәмдә 160 кеше катнашты.