Яр Чаллы спортчылары җиңү яүладылар
Уфада Россиянең атказанган тренеры Николай Данилович Попов истәлегенә багышланган 23 яшькә кадәрге юниорлар һәм юниоркалар арасында Бөтенроссия дзюдо ярышлары тәмамланды. Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә барлыгы Россиянең 23 төбәгеннән 211 катнашучы чыгыш ясады.