Яр Чаллыда 23 февральгә ковидка каршы чаралар көчәйтеләчәк
Коронавирус һәм ОРВИ авырулары артуга бәйле Чаллыда Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткәндә профилактик һәм дезинфекция чаралары көчәйтеләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.