Чаллының яшьләр үзәкләре 7 млн сумлык грант отты
Яр Чаллы шәһәренең тагын ике яшьләр сәясәте оешмасы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча грантлар конкурсында җиңүче булды. Бүләкләү Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узды. Сертификатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков тапшырды.