Якшәмбе Чаллыда болытлы булачак
Көн дәвамында кар, юеш кар, төнлә урыны белән көчле явым-төшем. Аерым районнарда буран.
Хәзер 23:46
,
21.5 °C
Хәзер 23:46
,
21.5 °C
Көн дәвамында кар, юеш кар, төнлә урыны белән көчле явым-төшем. Аерым районнарда буран.
24 һәм 25 ноябрьдә Чаллы дәүләт татар драма театрында «Без китәбез, сез каласыз» спектакле премьерасы.
20 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршында), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә оештырылган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итте.
22 ноябрь 10:00 сәгатьтә яңа вакцинацияләү мобиль пункты ачылачак, керү өчен QR-код таләп ителми. Вакцинация үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Вакцина ясату, пациентны карау һәм теркәү өчен махсус билгеләнгән урында узачак.
Шәһәрдә шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында яшәүчеләр белән даими рәвештә очрашулар уза. Бүген шуларның берсе узды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев барлык сорауларга да җавап бирде, барлык ремонт эшләренең график буенча баруын хәбәр итте.