Бөек Ватан сугышы ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Хафизә Сагман кызы Ибраһимова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин , шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм район хакимияте исеменнән котлаулар кабул итте.