Чаллылылар акробатика буенча ярышларда беренче урыннарны яулады
Әлмәт шәһәрендә спорт акробатикасы буенча «Алтын көз» ачык турниры тәмамланды. Ярышларда Татарстан Республикасының 7 шәһәреннән 300дән артык катнашучы булды.«Яр Чаллы олимпия резервы спорт мәктәбе»нән 34 спортчы катнашты.