Сәясәт
Физик мөмкинлекләре чикле чаллылылар спорт туризмы буенча медальләр яуладылар
13 июльдән 18 июльгә кадәр Башкортстан Республикасының Салават районында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Юрүзән-2022» IX Бөтенроссия Туриадасы узды. Биредә тугызынчы ел рәттән спорт туризмын яратучылар җыела. Бу юлы туристта Пермь крае, Чиләбе, Татарстан, Свердловск өлкәсе, Оренбург, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгород спортчылары һәм беренче тапкыр Донецк Халык Республикасыннан һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте командасы катнашты. Барлыгы 122 кешедән торган 14 команда катнашты.