Яр Чаллыда эшмәкәрләр очрашуы узачак
Чара 28 октябрьдә 12:00дән 13:30га кадәр Энтузиастлар бульвары, 20 адресы буенча узачак. Катнашучылар һәм чакырылган вәкилләр: Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, "Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы", "Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды", "Татарстан Республикасы президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил", "Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды", балалар һәм яшүсмерләр өчен бизнес-мәктәп.