Яр Чаллы шәһәрендә яңа завод төзелә
Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге республика комиссиясендә Чаллының «Титан-М» компаниясен ТОРның яңа резиденты дип тапты. Әлеге компания эретеп ябыштыру өчен балкалар җитештерү буенча завод төзиячәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен 102 млн сум инвестиция җәлеп ителә. Предприятиедә елына 4,8 мең тонна балка җитештерү планлаштырыла.