Чаллылылар хәрбиләр өчен 500 банка "тушёнка" әзерләгәннәр
"Тулпар" сәүдә үзәге администрациясе махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә җибәрү өчен 500дән артык "тушёнка" банкасы әзерләгән. Ул үрдәк итеннән ясалган, барысы да кулдан эшләнгән. Кошны да алар экологик чиста шартларда үзләре үстерәләр.