Яр Чаллыга Кытай делегациясе килде
Яр Чаллы хакимияте җитәкчелеге зур кунаклар кабул итте. Шәһәребезгә Кытай делегациясе - “Хайер” индустриаль паркы җитәкчесе Сунь Гуйвэй һәм «Циндао Хайбоюань Электроник Пластик» компаниясе генераль директоры Чжан Шуньсянь - килде. Аларны башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, аның урынбасары Наталия Кропотова һәм ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова каршы алды.