ИТ-паркта "Кайнау ноктасы - Яр Чаллы" иҗтимагый киңлеген тәкъдир итү булды
ИТ-паркта "Кайнау ноктасы - Яр Чаллы" иҗтимагый киңлеген тәкъдир итү булды. Бу — шәһәрнең цифрлы үсеше, «цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында идеяләр генерациясе һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек буенча уртак бурычларны хәл итү мәйданчыгы. Исегезгә төшерәбез, Россиядә беренче виртуаль "Кайнау ноктасы" 2020 елның июнендә Яр Чаллы ИТ-паркында ачылды. Чарада Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гисмятов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк директоры Александр Борисов, шулай ук яшьләр һәм студентлар оешмалары, предприятиеләр профкомнары лидерлары, блогерлар катнашты. « Кайнау ноктасында» катнашучыларны Радик Гисмятов сәламләде: «Бу киңлек хакимият һәм халык арасында гына түгел, ә кече һәм урта бизнес, креатив балалар өчен дә диалогка әйләнсен өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Онлайн-чаралар әлбәттә, бик шәп, әмма спикерны һәм кешене синең белән янәшә тояр өчен ешрак очрашырга теләр идек», – диде ул.