Картиналар галереясендә бертуган Петровларның күргәзмәсе ачылды
Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең зур залында Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары бертуган Анатолий һәм Александр Петровларның 75 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды. «Хәтер дулкыннары буйлап» экспозициясенең беренче өлеше Александр Александровичның әсәрләрен тәкъдим итә, залның «Колористик киңлекләр» исемле икенче өлешен Анатолий Александровичның рәсем сәнгате әсәрләре били.